Санаторийларга бушлай юллама: аны Татарстанда кемнәр алырга хокуклы
Ташламадан файдалану хокукы турында сөйлибез.
Татарстанда яшәүчеләрнең аерым категорияләре санаторийларга бушлай юллама алырга хокуклы. Санаторийда бушлай дәвалану мөмкинлеге гражданнарга медицина күрсәткечләре буенча социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында бирелә.
Кемнәр бушлай юлламага исәп тота ала
- сугыш инвалидлары
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яки эшләгән затлар;
- локаль хәрби конфликтлар ветераннары;
- «Блокададагы Ленинградта яшәүче» һәм «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» билгеләре ияләре;
- һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның гаилә әгъзалары;
- инвалид гражданнар, инвалид балаларны да кертеп;
- ЧАЭСтагы авариядән һәм Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынауларыннан зыян күрүчеләр.
Озата баручылар өчен юллама
Әгәр дәвалануга 18 яшьтән кечерәк инвалид бала яки I төркем инвалид җибәрелә икән, аны озата баручыга да түләүсез юллама бирелергә тиеш.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев