Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстанга 8 мең медицина җиһазы кайтарылачак

Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

2024 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча 8804 берәмлек медицина җиһазы сатып алырга планлаштырыла.

Медицина учреждениеләрен өстәмә җиһазлар белән тәэмин итү программасы буенча 7992 берәмлек җиһаз кайтарылачак. 

Моннан тыш, медицина учреждениеләрен спирометрлар, тест-тасма белән канда холестерин күләмен үлчи торган портатив экспресс-анализаторлар, канда гемоглобин күләмен билгеләүче анализаторлар һәм канда глюкоза күләмен тикшерә торган портатив анализаторлар, тонометрлар, электрокардиографлар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Яңадан җиһазлау программасы буенча 812 берәмлек яңа җиһаз сатып алыначак. 

Диагностика җиһазлары мәгълүматларны читтән торып тапшыру функциясе булган бердәм мәгълүмати системага (мәсәлән, «Бердәм кардиолог» системасына) тоташкан булачак.

Мәгълүм булганча, илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек унлап юнәлешне колачлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев