Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сак булыгыз: боз сөңгеләре!

Хәзерге вакытта Түбән Камадагы бик күп йортларның түбәләрендә боз сөңгеләре күрергә мөмкин.

Торак-коммуналь хуҗалыклары хезмәткәрләре — биеклектә эшләү өчен рөхсәтләре булган белгечләр — йорт түбәләрен боз сөңгеләреннән даими чистартып торырга тырышалар. 

Коммуналь хезмәткәрләр әйтүенчә, боз сөңгеләре әлегә зур түгел. Ләкин һава шартлары шушылай торганда, алар көннән-көн «үсә» һәм үтеп-сүтеп йөрүчеләргә куркыныч тудыра. Артык зурайганчы, түбәләрне алардан чистарту зарур. Белгечләр түбәгә чыга алсын өчен, эш бара торган участокны бүлеп алу тасмасы, бау һәм күзәтеп торучы бер кеше кирәк. Бу эшкә махсус рөхсәте булган кешеләр, торбадан ясалган ыргак-җайланма ярдәмендә боз сөңгеләрен эләктереп, бәреп төшерәләр. 

«Андый ыргак 15 нче үлчәмле гадәти торбадан ясала. Уңайлы булсын өчен, аның бер башын чама белән бөклибез. Түбәләрне боз сөңгеләреннән чистартуны бик җиңел эш димәс идем, чөнки биектән егылу куркынычы бар. Шуңа күрә без саклану чараларыннан файдаланабыз, бәйләнеп эшлибез», — дип сөйләде «Камаремстрой» ҖЧҖ йорт идарәсе хезмәткәре Радик Ямалов.

Моннан тыш, белгечләрнең биектә эшләү өчен рөхсәтләре бар. Көнгә 7-8 йорт чистартыла. Кагыйдә буларак, боз үсентеләре иңкү түбәләрдә барлыкка килә. Коммуналь хезмәткәрләр сүзләренә караганда, соңгы вакытта һава торышының еш үзгәреп торуы да биналарның түбәләрендә боз сөңгеләре хасил булуга ярдәм итә. 

«Һава торышы шушылай үзгәргәндә, ягъни — җылы һәм салкын көннәр еш алмашынып торганда, боз сөңгеләре көн саен «үсә». Шуңа күрә даими рәвештә үзебезнең карамактагы йортларны бер кат карап, әйләнеп чыгабыз. Боз сөңгеләре күренсә, түбәгә чыгабыз, аларны юк итәбез. Заявкалар буенча да эшлибез», — дип белдерде «Камаремстрой» ҖЧҖ йорт идарәсе мастеры Павел Зевакин. 

Түбәдән килеп төшкән кечкенә генә боз сөңгесе дә кеше сәламәтлегенә зур зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә, андый аяныч хәлләр булмасын өчен, боз сөңгеләре белән көрәш көн саен алып барыла. 

Ә шәһәрдәшләрдән, йорт һәм биналар тирәсеннән узганда игътибарлы һәм сак булуларын сорыйбыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев