Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Шаян ТВ» 5 еллык юбилеен билгеләп үтә

Балалар каналы юбилей уңаеннан «Шаян» да үзгәреш җиле» концертын әзерли.

«Шаян ТВ» беренче татар балалар каналы 5 еллык юбилее уңаеннан «Шаян» да үзгәреш җиле" концертын әзерли. Бу хакта «Шаян ТВ» ның 5 еллыгына багышланган матбугат конференциясендә каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова хәбәр итте.

"Шаян"да үзгәреш җиле" — татарның «Голос. Дети» проекты булачак. 

Юбилей тамашасында безне күп сюрпризлар көтә.

«Шаян ТВ»ның «Сәйлән» фестивале җиңүчеләреннән чыгышлар вәгъдә ителә. Аларның өр-яңа клипларын шулай ук беренче тапкыр биредә күреп булачак. «Сәйлән» фестиваленең дүртенче сезонының җиңүчесе Марат Әхмәтҗанов белән Венера Ганиева бер сәхнәдә дуэт башкарачаклар. Дуэт Роберт Миңнуллин сүзләренә, Резеда Ахиярова көенә язылган «Яратыгыз!» җырына яңгыраячак, дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев