Шәһәрнең комплекслы музеенда «Минем тыныч ватаным» дигән картиналар күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмәдә Түбән Каманың танылган рәссамнары Рәшит Тимириев һәм Фирдәвис Зарипов картиналары тәкъдим ителде.
Күргәзмә юкка гына «Минем тыныч ватаным» («Моя тихая родина») дип аталмый. Чыннан да, майлы буяулар белән киндергә ясалган картиналарда «кече ватан» ягъни туган як табигате, урман-кырлар, елга күлләр, чәчәкле болыннар, авыл күренешләре һәм тирә-ягыбыздагы гади кешеләр сурәтләнгән. Комплекслы музей директоры Лилия Гатауллина күргәзмәне ачкан вакыттагы чыгышында әнә шул хакта әйтте.
Күргәзмәне ачу тантанасына бик күп кунаклар җыелган иде. Алар арасында рәссамнарның коллегалары, бергә укыган элекке курсташлары, сәнгать белгечләре, рәсем сәнгатенә гашыйк түбәнкамалылар һәм, әлбәттә, рәссамнарның туган-тумачалары бар иде. Шуңадыр әлеге вакыйга чын бәйрәм төсмере алды. Тантанадагы чыгышлар Флюр Гайнемөхәммәтов җитәкләгән «Талир тәңкә» ансамбле җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Әлеге тантанага Казаннан махсус кайткан кунак — Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев рәссамнар Рәшит Тимириев һәм Фирдәвис Зарипов белән озак еллар бергә хезмәттәшлек иткәннәр, иҗатташ дуслар булган икән. Әле хәзер дә аралашып яшиләр, үзара тәҗрибә уртаклашалар. Мөдәррис әфәнде кайбер уртак истәлекләрне яңартты, рәссамнарга алга таба да иҗат уңышлары теләде.
Музейга килгән кунаклар туган табигатьнең бөтен матурлыгын чагылдырган сәнгать дөньясына чума алдылар. Чыгыш ясаган һәркем рәссамнарның эшләренә югары бәя бирде, дөнья матурлыгының нечкә төсмерләрен тоя һәм аны картиналарында сурәтли алу осталыкларына сокланып сөйләде.
«Минем тыныч ватаным» күргәзмәсе түбәнкамалыларны һәм шәһәр кунакларын 7 декабрьгә кадәр сөендерәчәк.
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев