Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәһәрдәшебез җиңү яулады

Түбәнкамалы Марат Сәлахов, Яңа ел алдыннан, телевидениенең Беренче каналында уза торган «Могҗизалар кыры» (16+) телешоуында катнашты.

Марат уенга әзерләнеп килгән, үзе белән чыккан уенчыларга чәчәк бәйләмнәре тапшырган, алып баручы Леонид Якубовичка — түбәтәй һәм чигелгән камзул, тәмле бүләкләр һәм хәтта мунча себеркесе дә бүләк иткән. Марат хатыны Алсу белән бергә гомер кичерүләренең 27 еллыгын билгеләп үтүен әйтте. 

Уенның сораулары катлаулы була: борынгы туй йолаларын белергә кирәк була. Шәһәрдәшебез борынгы туй бәлешенең исемен әйтеп, финалга уза. Җиңүче буларак, Марат үзенә ике приз — электросамокат һәм смартфон сайлый. Ул суперуенга да ризалаша, тик биремнәр катлаулы булып чыга. Марат Салаховның зирәклеге һәм тапкырлыгы өчен алып баручы Леонид Якубович аңа истәлек бүләк итеп, смартфонны калдыра.

Фото: Беренче каналда барган «Поле Чудес» программасыннан скриншот

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев