Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Шәһәр гербын ясау тарихы турында

Түбән Кама тарихында күзгә артык чалынмый торган, шул ук вакытта әһәмиятле вакыйгалар байтак. Шәһәрнең символы булып саналган гербны һәм әләмне эшләү күпләргә кызык булыр, мөгаен. Бу язмада шул хакта бәян ителә.

Геннадий Уткин / Фото шәхси архивтан

Рәшит Шиһабетдинов проекты

Тарихка күз салыйк. 1975 елның 13 ноябрендә шәһәр депутатлары советы карары белән шәһәрнең геральдика билгесе раслана. Аның авторы – рәссам-проектлаучы, монументалист, сынчы Рәшит Шиһабетдинов.

Рәшит Садри улы 1946 елда Казан шәһәрендә туа. 1967 елда сәнгать училищесын тәмамлый. Аннан, үз теләге белән, төзелеш барган Түбән Кама каласына килә. Мәктәптә сызым һәм рәсем дәресләре укыта. 1973–1979 елларда шәһәрнең баш рәссамы вазифасын башкара.

Р. Шиһабетдинов шәһәр тарихына Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының концертлар залы интерьерларын бизәү проекты (1969 ел), фойедагы «Татар үрнәкләре» монументаль-декоратив бизәкләре (1970), шәһәр гербы эскизы (1974), Түбән Кама һәм сәнәгать зонасы тарихы музее проекты (1976), Төзүчеләр сарае фасадлары һәм интерьерлары проекты (1991), Балалар йорты фасадлары һәм интерьерлары проекты (1994) белән кереп калды (чыганак: Tatarica татар энциклопедиясе).

 Шәһәрнең беренче гербы
 Шәһәрнең беренче гербы

Исемлекне Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училище, шәһәр комитеты бинасы, Вахитов урамындагы шәһәр музее, «Айгөл» кафесы, Кызыл Чишмә бистәсендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган мемориаль комплекс, Зур Афанас авылындагы монумент, Геройлар аллеясы һәм башка эшләр дәвам итә. 2013 елда Болгардагы «Болгар цивилизациясе» музеен сәнгатьчә бизәүдә катнаша. Әлеге эше өчен 2016 елда авторлар төркеме составында Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек була.

Ул ясаган шәһәр гербы Төзүчеләр проспекты һәм Вокзал урамы кисешкән урындагы стеланы озак еллар бизәп торды. Рәшит ага хәзерге вакытта Кама Аланы бистәсендә гомер итә. Быел аңа 80 яшь тула.

Инде шушы шәхес иҗат иткән гербның тасвирламасына күз салыйк. Ул кызыл турыпочмаклы калканда көмеш боҗра формасындагы барельеф (яссылык өстенә күпертеп ясалган сурәт). Аның үзәгендәге ректификация колонналары һәм газ резервуарлары, аскы өлешендәге шин – шәһәрнең төп тармагы нефть химиясе булуын күрсәтә.

Шәһәр исеменә кертелгән Чулман елгасы гербта да чагылыш таба: боҗра уртасыннан түбәнрәк өлештәге дулкын өстендә өч акчарлак сурәтләнә. Аның аскы өлеше шин рәвешендә башкарылган һәм аны чорнап алган тасмага «Түбән Кама — Нижнекамск — Татарская АССР» дип язылган.

Яшьлек билгесе – агач ботакларының очы төзүчеләрнең эш коралы булган калак (мастерок) янында тоташа. Аның эченә шәһәргә нигез салынган дата (1961) язылган.

1975 елда Түбән Каманың үзгәртелгән гербы төшерелгән сувенир значоклар чыгарылган. 1994 елда исә шәһәр гербының Татарстан гербы элементы өстәлгән яңа проекты эшләнә, ләкин ул рәсми рәвештә расланмый.

Геннадий Уткин проекты

Тарихта эзләнүне дәвам итик. 2006 елда вакытлы матбугат битләрендә 1 гыйнвардан Түбән Кама тормышында үзгәрешләр булуы, аерым алганда, шәһәр һәм районның вәкаләтләре бүленүе турында хәбәр ителә. Анда мөстәкыйльлек бирелгәч, хакимият символлары да төрле булырга тиешлеге һәм бу билгенең герб булуы турында языла.

Яңа герб проектын эшләү бурычы җирле рәссамнарга йөкләнә. Геральдика законнары белән таныштыру өчен илнең тәҗрибәле осталары чакырыла. Ни хикмәт, санаулы көннәр эчендә 60тан артык проект тәкъдим ителә. Әлбәттә, шулар арасыннан берсен сайлап алу җиңел түгел. Шуңа да махсус комиссия төзелә. Шәһәр җитәкчелеге, ярдәм сорап, Россиянең геральдикачылар союзына мөрәҗәгать итә. Тәүдә сайлау иләге аша сигезе уза, аннан – дүртесе. Кайсысына өстенлек бирелер? Белгечләр сүзе белән беррәттән халык фикере дә исәпкә алынырга тиеш була.

Инде герб проекты бәйгесендә җиңү яулаган кеше – рәссам Геннадий Уткин турында язып үтү урынлы булыр.

Түбән Кама районының Олы Аты авылында тугыз балалы гаиләдә үсә. Балачагында теш табибы булырга хыялланган, ләкин медицина институтына керә алмаган егет, армиядә вакытта хезмәт биографиясенең беренче битенә зур итеп «рәссам» дип язып куела.

«Безнең белән бер частьта һөнәре буенча рәссам булган казах егете бар иде. Минем рәсем ясауга һәвәслегемне белгәч, каләм ярдәмендә матур итеп язарга өйрәтте», – ди ул.

Шулай итеп, Геннадий Ленин бүлмәсен бизи, плакатлар яза. Аның бу эше Свердловск хәрби округында беренче урынны ала. Полкларына – төсле телевизор, хезмәт вакыты тәмамланырга дүрт кенә ай калган егеткә отпуск бирәләр.

Аннан Казанның рәссам-бизәүче әзерли торган училищесында укый. Геннадий өч дистә ел тирәсе «Түбән Кама Нефтехим» җәмгыятендә хезмәт куя. Аның белән бер коллективта эшләргә туры килде. Эшен яратып башкара, тик холкы белән артык тыйнак иде ул.

Түбән Каманың хәзерге гербы
Түбән Каманың хәзерге гербы

Кулдашы Ленар Сафин белән кечкенә генә остаханәләрендә чын сәнгать әсәрләре иҗат иттеләр. Яңа ел алдыннан алар ясаган Кыш бабайның затлы кәнәфиенә утырып фотога төшмәгән кеше калмагандыр типографиядә! Химия комбинаты дөнья, ил, республика күләмендә уздырылган күргәзмәләргә еш катнаша, ә эскизларны, сувенирларны нәкъ менә компаниянең сәнгать участогы әзерли иде.

Халык иҗаты йорты сәхнәсенең гипстан ясалган бизәкләре, шәһәрдәге Королев, Лемаев һәйкәлләрендәге язулар, шәһәр музее стендлары Геннадийның күңел җылысын саклый. Түбән Кама тарихына исә аның исеме муниципаль район гербы авторы булып кереп калды.

– Бәйгегә биш эш тәкъдим иткән идем. Комиссия шуның берсен сайлап алды. Нигездә тыныч тоннар сайладым. Ачык зәңгәр – дуслык, дулкыннар – шәһәрнең елга буенда урнашуы, яшел – яшьлек, алтынсу – байлык-муллык билгесе. Безнең төбәк мәгърур нарат урманнары белән дан тота. Шуңа мин аны кулландым. Халкыбыз кунакчыл, димәк, яктылыкны белдергән кояш образы да булырга тиеш дип фаразладым. Елга бар икән, димәк, акчарлаклар да булырга тиеш. Тик Татарстан Президенты каршындагы Геральдика советы гербтагы төсләрне үзгәртте, – дип искә ала ул.

Tatarica энциклопедиясендәге мәгълүмат буенча, Түбән Кама гербы авторлары итеп Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин (Казан), К. Мочёнов (Химки), К. Переходенко (Конаково), О. Афанасьева (Мәскәү), Г. Уткин (Түбән Кама) күрсәтелгән.

Сүз дә юк, Геннадий Константиновичның беренче елларда моңа йөрәге әрни, соңрак оныта. Әмма түбәнкамалылар моны белергә тиеш: шәһәр гербының авторы – рәссам-бизәүче Геннадий Уткин.

Берочтан әйтеп китү урынлы булыр: Уткиннар гаиләсендә Түбән Каманы данлаучы тагын бер кеше бар – уллары Владислав, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме солисты, хореограф, халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты.

Бу язма шәһәр һәм район гербы тарихына күз йөртү булды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK