Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Саф намус, үҗәтлек һәм фидакарьлек үрнәге

Ул гомере буе сайлаган һөнәренә тугры булды. Аны үз эшен яхшы белеп башкаручы хезмәткәр, төпле фикерле тырыш җитәкче буларак беләләр. Сүзебез – нефть химиясе тармагы ветераны Равил Шияпов турында.

Фотода: Равил Шияпов / Фотолар шәхси архивтан

Хезмәт юлы

Түбән Каманың Мактаулы гражданины, күренекле җәмәгать эшлеклесе Равил Таһир улы Шияпов 1946 елның 4 мартында Тольятти шәһәрендә туа. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел синтетик каучук заводында слесарь булып эшли. Аннары «Синтетик каучук технологиясе» белгечлеге буенча Тольятти политехника институтын тәмамлый һәм Совет Армиясе сафларына алына. Равил Шияпов Чехословакиядә хезмәт итә, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә. Тик алга таба да хәрби юнәлешне дәвам итәргә теләми, чөнки күңеле белән үз белгечлеге буенча эшләргә омтыла.

1972 елда Түбән Кама шәһәренә килеп, бутилкаучук заводына мастер-технолог булып эшкә урнаша ул. Биредә яшь белгечнең алдагы эшчәнлегенә нигез салына да инде. Теоретик яктан бик яхшы әзерлеге булган Равил Шияпов тиз арада цехта бай тәҗрибә туплый, төпле белгеч булып өлгерә.

1977–1986 елларда 1 нче һәм 2 нче номерлы СКИ-3 заводларында башта цех җитәкчесе урынбасары, цех җитәкчесе, аннары баш инженер булып эшли. 1986 елдан 2007 елга кадәр «Түбән Кама нефтехим» ААҖ бутилкаучук заводы директоры итеп билгеләнә. 2007 елдан 2012 елга кадәр Равил Шияпов предприятиенең фәнни-технологик үзәге техник директоры була. 2012–2015 елларда «Түбән Кама нефтехим»ның каучук җитештерү буенча баш технолог киңәшчесе вазифасын башкара.

Киңкырлы шәхес

Равил Шияпов химия комбинатының иҗтимагый тормышында актив катнаша: цехның комсомол оешмасы секретаре, яшь белгечләр советы рәисе, ВЛКСМ комитеты әгъзасы, профсоюз комитеты әгъзасы, хезмәт һәм эш хакы комиссиясе рәисе итеп сайлана. Завод халкы, гади эшчеләрнең язмышына битараф булмый ул. Үзе дә халыкка якын була.

Фатыйх Котдусов БК заводының юбилее белән котлый
Фатыйх Котдусов БК заводының юбилее белән котлый

Җитештерү эше белән бергә массакүләм спорт, үзешчән сәнгатьне үстерүгә дә зур игътибар бирә Равил Шияпов. Иң беренче чиратта, үзе һәрьяклап үрнәк булып тора. Фән, спорт, мәдәниятне, хезмәтне бергә алып барганда гына уңышка ирешеп була, алар бер-берсен тулыландырып тора, дигән фикерен җиткерде ветеран: «Бутилкаучук заводы җитештерү күрсәткечләре буенча гына түгел, башка юнәлешләрдә дә лидер иде. Җитештерү культурасы кешелек культурасыннан башка була алмый дип саный идем мин. Эшкә алганда без иҗатта, спортта яки сәнгатьтә уңышка ирешкән кешеләргә күбрәк игътибар бирә идек. Андый хезмәткәрләр кызыксынучан, максатчан, яхшы күрсәткечләргә омтыла торган була. Шул рәвешле сыйфатлы кадрлар үстерү дә җиңел. Әлбәттә, үзем дә шундый идем. Чөнки җитәкче кеше беренче чиратта үзеннән башларга тиеш».

Равил Шияпов спорт белән яшьтән үк дус була. Институтта укыганда футбол командасы капитаны итеп сайлана. Заводта да футбол, баскетбол, хоккей командалары оештыра. Үзе бутилкаучук заводы футбол командасының алыштыргысыз капитаны була. Моннан тыш «Нефтехимик» футбол клубының беренче Президенты вазифасын башкара. Равил Шияповның спортта ирешкән уңышлары шактый. Бу хакта күпсанлы кубоклар һәм Мактау грамоталары сөйли.

Көчле рационализатор

Равил Таһир улы актив рационализатор һәм уйлап табучы була. Кайсы гына цехта эшләсә дә, җитештерү технологиясен камилләштерү юнәлешендә зур уңышларга ирешә ул. Фәнни-техник материаллар белән даими кызысынып, кат-кат өйрәнеп, рационализаторлык тәкъдимнәрен бер-бер артлы тормышка ашыра. Изобутилен һәм бутилкаучук, полиизопрен каучук заводын төзү, эшләтеп җибәрүгә, полиизопрен каучук заводын төзүгә зур өлеш кертә, аларны уңышлы эшләтү өчен күп хезмәт куя Равил Шияпов.

Аның җитәкчелегендә 2004 елда Россиядә беренче тапкыр галобутилкаучук җитештерү үзләштерелә. Гомумән, фән һәм җитештерү арасындагы элемтәне ныгыту юнәлешендә зур уңышларга ирешә ул. Равил Шияпов химкомбинатта беренчеләрдән булып «Республиканың атказанган рационализаторы һәм уйлап табучысы» исеменә лаек була. Берләшмәнең яшь белгечләре фәнни-техник иҗат бүлеген җитәкли. 1988 елда Бөтенсоюз уйлап табучылары һәм рационализаторларының Мәскәүдә уза торган съездарында катнаша, үзәк совет әгъзасы итеп сайлана.

 Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Бусыгин белән
 Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Бусыгин белән

Заводларда реконструкция үткәрү, җитештерүне техник яктан яңарту юнәлешендә дә бик тәвәккәл эш итә ул. Продукция күләме һәм сыйфаты арта бара, завод уңышлары белән башка илләр кызыксына. Түбән Камада җитештерелә торган каучук Американың дөньякүләм танылган фирмалары белән көндәшлек итә. Чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырыла.

Үҗәтлеге ярдәмендә куйган максатларына таба тайпылмыйча бара Равил әфәнде. Үз тырышлыгы нәтиҗәсендә зур ихтирамга лаеклы, киң эрудицияле, абруйлы шәхес булып таныла ул.

Бүгенге вакытта да үз предприятиесенең тормышы белән даими кызыксынып яши Равил Шияпов. Николай Лемаевның «Таркатырга түгел, арттырырга!» дигән формуласы бүген дә актуаль ди ветеран. «Түбән Кама нефтехим» җәмгыятенең СИБУРга кушылуы бик вакытлы һәм файдалы адым булды. Марат Фәләхов һәм аның командасы иң яхшы традицияләрне саклап, арттырып килә, шуңа да җитештерүдә даими динамик үсеш күзәтелә», – дип ассызыклый ул.

Кешелеклелек һәм намус

Нефть-химия тармагы ветераны Равил Шияпов күпсанлы дәрәҗәле исемнәргә лаек. Ул Татарстан Республикасының атказанган химигы, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты.

Түбән Кама шәһәр Советы карары нигезендә Равил Таһир улына Түбән Кама шәһәре, аның нефть химиясе комплексының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, актив иҗтимагый эшчәнлеге, уйлап табу һәм рационализаторлык хәрәкәтен үстерүе, нефтехимикларның хезмәт коллективында спорт традицияләрен булдыруга керткән шәхси өлеше өчен «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелгән.

Ветеран «Хезмәт батырлыгы өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, ВДНХның бронза медале, «Түбән Кама нефтехим» җәмгыятенең мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

«Тормыш юлымда очраган һәр кешегә һәм җитәкчегә мин чиксез рәхмәтле. Миңа бик акыллы, тәҗрибәле кешеләр белән аралашу бәхете насыйп булды. Югары дәрәҗәдәге урыннарда булган кешеләр дә күп булды тормышта һәм алар миңа һәрвакыт дустанә мөнәсәбәттә иделәр. Гомумән алганда, язмыш биргән һәр кеше — ул безнең өчен укытучы. Кемгәдер син ярдәм итә аласың, кемдер сиңа ярдәм кулы суза. Язмыш кешеләрне болай гына очраштырмый», — дигән фикере белән уртаклашты ветеран.

Үз сүзен курыкмыйча җиткерә алу, төпле фикер йөртә белү, һәрвакыт эзләнүдә булу, башланган эшне җиренә җиткереп башкару кебек сыйфатлары өчен җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанган шәхес ул. Намус кушканча эшләргә, үз компетенцияңне камилләштереп торырга кирәк ди Равил Шияпов. Ә иң беренче чиратта, кылган һәр гамәл рухи һәм әхлакый кануннарга таянып башкарылырга тиеш дип саный хөрмәтле якташыбыз.

Түбән Каманың 60 еллыгы уңаеннан Равил Шияпов шәһәрне һәм нефть химиясе сәнәгатен булдырган беренче төзүчеләргә аеруча рәхмәтле. Каучук җитештерүгә юллама биргән шинчыларның зур ролен ассызыклый ветеран. Заводларда эшләү дәверендә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган медицина хезмәткәрләренең хезмәтен дә югары бәяли.

«Бүген шәһәребездә яшәү һәм эшләү өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Мәктәпләр, шәһәр өчен кирәк булган белгечләр әзерләүче колледжлар һәм югары уку йортлары бар. Олы рәхмәт сүзләрен төрле елларда шәһәрне җитәкләгән Әгътәс Галиәхмәтов, Илсур Метшин, Айдар Метшин, Рамил Муллин, Радмир Беляевка җиткерәсе килә. Алар һәрвакыт безнең белән элемтәдә, күпьеллык тырыш хезмәтебезне онытмыйлар», – дип йомгаклады Равил Шияпов.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 60-TK