Саба районында тау чаңгысы комплексы төзелешенә 162 миллион сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстанның Саба районы, Иләбәр авылында төзеләчәк тау чаңгысы комплексының беренче чираты өчен 162 миллион сум акча юнәлдереләчәк.
Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.
Яңа объект Иләбәр авылында барлыкка киләчәк. Төзелешнең башлангыч этабында җир эшләре башкарылачак, фундаментлар корылачак, тышкы электр челтәрләре һәм элемтә линияләре үткәреләчәк. Моннан тыш, проектта калкулык булдыру, укыту мәйданчыкларын әзерләү һәм тау чаңгысы трассасын ясау да каралган.
Проектның заказчысы – ТР Баш төзелеш идарәсе. Техник документацияне «Саба» АҖ индустриаль паркы идарәче компаниясе әзерләгән. Комплексның беренче чиратын төзеп бетерү агымдагы елның декабрь аена планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев