Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«РСК» Түбән Камада су белән тәэмин итү челтәрләрен төзекләндерәчәк

Оешма шул турыда тендер урнаштырды.

Казанның «РСК» җәмгыяте Түбән Камадагы сигез участогында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен ремонтлаячак. Оешма шул турыда тендер урнаштырды.

Килешү нигезендә, Сөембикә, Җиңүнең 30 еллыгы, Студентлар, Гагарин, Гайнуллин урамнарында, Тынычлык, Химиклар проспектларында торбалар яңартылачак.

Инженерлык челтәрләрен һәм су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү корылмаларын агымдагы һәм капиталь ремонтлау буенча эшләр шулай ук Иннополиста, Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән районында башкарылачак. Бу максатларга 125 млн сум акча бүлеп бирелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев