Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөхсәтсез үзгәртеп корганнар

Сөембикә урамындагы ике фатирда бүлмәләрне законсыз рәвештә үзгәртеп кору очрагы ачыкланган. Сүз кухняны башка урынга күчерү турында бара.

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 14 нче һәм 64 «б» йортларда фатир хуҗалары кухня белән йокы бүлмәсенең урыннарын алыштырырганнар.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 7.21 маддәсе 2 нче өлеше нигезендә, Дәүләт торак инспекциясе фатир хуҗаларын административ җаваплылыкка тарткан. Алга таба әлеге эшләр Түбән Кама районы башкарма комитетында каралачак. Хуҗаларга кухня белән йокы бүлмәсен яңадан элекке урыннарына кайтарырга туры киләчәк.

Торак инспекциясендә билгеләп үтүләренчә, фатирлардагы мондый үзгәртеп корулар, газ җиһазларын һәм су үткәргечне күчерү – катгый тыелган гамәл.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев