Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: Химиклар Татарстан үсешенә зур өлеш кертте

Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

Химиклар — Татарстанның һәм бөтен Россиянең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Бу хакта, татарстанлыларны Химиклар көне белән котлап, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов язган.

«Тармак хезмәткәрләре, ветераннар, яшь профессионаллар һәм галимнәр — республикабыз һәм илебезнең сәнәгать потенциалын үстерүгә зур өлеш керткән кешеләр. Авыр һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Барыгызга да саулык-сәламәтлек эшегездә һәм шәхси тормышыгызда уңышлар телим» — дип язган ул үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Рәисе Түбән Камада булды һәм «Түбән Кама нефть химиясе»нең яңа проектлары белән танышты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев