Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен үтәячәк

Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза.

Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен үтәячәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе кысаларында балаларның теләкләрен үтәячәк. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Бастырылган мәгълүматка караганда, Лисичанскида яшәүче 8 яшьлек Алена Казанга килә алачак, 13 яшьлек Елизаветага гитара бүләк итәчәкләр, ә 6 яшьлек Илданның мольберты булачак.

«Быел сайтка өч меңнән артык гариза килгән. Һичшиксез үтәрбез!» — дип язды республика лидеры МАХ каналында. 

«Волонтерларыбыз ярдәме белән һәр баланың яңа ел теләген тормышка ашырырга тырышачакбыз! (С помощью волонтеров постараемся реализовать новогоднее желание каждого ребенка!)» — дип өстәде ул.

Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза, теләгән һәркемгә балалар хыялларын тормышка ашырырга һәм бәйрәмнәргә җылылык өстәргә мөмкинлек бирә.

Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең яңа ел теләген калдыра, ул чыршыны бизәүче махсус шарларга урнаштырыла.

Фото: Рөстәм Миңнехановның МАХ каналы

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев