Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «Ялкын фест»ка чакырды

Республика җитәкчесе әлеге чарага үзе дә барырга планлаштыра.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан халкын һәм кунакларны «Ялкын фест» ка чакырды. Искәртик, әлеге балачак фестивале Казан Кремлендә 1 июньдә — Балаларны яклау көнендә узачак. Башлану вакыты — 10:00. Республика җитәкчесе әлеге чарага үзе дә барырга планлаштыра.

«Иртәгә Казан Кремлендә көне буе «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын фест» балачак фестивале узачак! Бөтен гаиләгез белән килегез! Мин дә киләм», — дип язган Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.

Ул шулай ук үзенең язмасы белән бергә кыска видео да урнаштырган. Әлеге кадрларда фестиваль кунакларын кулинария буенча мастер-класслар, блогерлар, этномаркет һәм башка күп төрле мәдәни-күңел ачу вакыйгалары көтүе турында әйтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев