Рөстәм Миңнеханов: «КАМАЗ» — илебез һәм республикабыз горурлыгы
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» компаниясен Россиянең горурлыгы дип атады.
Татарстан йөк машиналары җитештерүчесенең 55 еллыгына багышланган чарада республика җитәкчесенең шундый сүзләре яңгырады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» үз тарихында төрле вакытлар кичерде. «Авыр вакытлар булды. Әмма коллективның системалы һәм төгәл эше нәтиҗәсендә автогигант уңышлы үсүен дәвам итә, дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча автомобильләр чыгара һәм яңа сегментларны үзләштерә», — диде ул.
«Сергей Анатольевич дөрес әйтте — 55 ел элек дөньякүләм уникаль проект гамәлгә ашырылды. Биредә 30 мең кешелек бистә булган. Бүген Чаллы — гаять зур заманча шәһәр, республикабызда икенче урында тора, анда 550 мең кеше яши. Мин завод коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм. «КАМАЗ» — илебез һәм республикабыз горурлыгы!» — диде Миңнеханов.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов тантаналы очрашуда "КАМАЗ«ның техник прогресс очында булуын өстәде.
«Мин туган республикам өчен горурланам. Нәкъ менә монда үзебезнең автомобиль төзелеше флагманы үсеш алуын дәвам итә. Барлык кыенлыкларга да карамастан, «КАМАЗ» илдә транспорт мобильлеген тәэмин итә», — диде Кәримов.
Шулай ук Миңнеханов «КАМАЗ» коллективына «Фидакарь хезмәте өчен» орденын тапшырды.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев