Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: «Кайда гына эшләсәм дә, Фәрит Мөхәммәтшинның ярдәмен һәрвакыт тойдым»

ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында парламент җитәкчесе булып 30 ел эшләгән Фәрит Мөхәммәтшин үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында белдерде. Депутатлар аның карарын бертавыштан хуплады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә эшләгән вакытларын искә алды:

«Бүген гади көн түгел. Кайда гына эшләсәм дә, сезнең ярдәмне һәрчак тоя идем. Районда хезмәт иткәндә сез Казанда эшләдегез. Иң авыр чакларда Фәрит Хәйруллович Хөкүмәтне җитәкләде, мин финанс министры идем. Без кулга-кул тотышып эшләдек, һәрвакыт теләктәшлек һәм ярдәм сиздем», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның абруен һәм иҗтимагый эшчәнлеген ассызыклады: парламенттан тыш ул Татарстан халыклары ассамблеясе һәм партия эшләрендә дә актив катнашты, муниципалитетлар белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирде.

Рөстәм Миңнеханов Фәрит Мөхәммәтшинның шәхси тормышын да билгеләп үтте: аның хәләл җефете Луиза Әкрәмовнага рәхмәтен җиткерде һәм гаиләсенең үрнәк булуда аның роле зур булуын искәртте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев