Рөстәм Миңнеханов яңа «Метеор 2020» судносы файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә республикада төзелгән яңа судноның файдалануга тапшырылуына игътибар юнәлтте.
«Татарстанда җыелган Герман Серебренников исемендәге «Метеор 2020» Идел елгасы буйлап Казаннан Зөягә таба беренче рейсын ясады», — дип билгеләп үтте ТР Рәисе.
Аның искәртүенчә, «РТ флоты» компаниясендә бу — шундый класстагы дүртенче судно. Яңа «Метеор» 9 ноябрьгә кадәр пассажирларга хезмәт күрсәтәчәк, ә социаль су маршрутларының бер өлеше 16 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
«Татарстанның мактаулы машина төзүчесе исеме белән аталган корабны узган елның февралендә Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар заводында төзи башлаганнар иде», — дип өстәде Миңнеханов.
Фото: t. me/rustamminnikhanov
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев