Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов җәй көне Татарстанның төрле чаралар узачак паркларына килергә чакырды

1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак.

Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны ял итү, саф һавада йөрү өчен паркларга килергә чакырды.

«Бүгеннән башлап җәй буе Татарстан паркларында балалар өчен мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре, концертлар узачак. Җәйне Татарстанда үткәрик», — дип язган республика җитәкчесе.

Ул республикада инде 10 ел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Бу вакыт эчендә без 400 объектны тәртипкә китердек. Җәйне Татарстанда уздырырга вакыт! Барыгызны да республика паркларына чакырабыз!» — дип язган ТР Рәисе. Искәртеп үтәбез, афишадан күренгәнчә, Татарстанда җәйге сезонга бик күп чаралар планлаштырылган.

1 июньдә Лениногорскиның М. Горький исемендәге паркында Балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкләр. Бирегә иң яхшы солистлар, шәһәрнең танылган бию коллективлары һәм талантлы артистлар җыелачак. Паркка килүчеләрне викториналар, конкурслар, өстәл уеннары коллекциясе, флешмоблар, баттллар, «Иҗади утрау» аквагримы, «Балачак буяулары» фестивале, хәрәкәтле уеннар һәм эстафеталар көтә. Төрле стильләрдә бизәлгән балалар коляскалары парады бәйрәмнең иң югары ноктасы булачак.

Шулай ук 1 июньдә Әгерҗенең «Яшьлек» паркында шигырь укыячаклар, асфальтта рәсем ясау конкурсы һәм Пушкин әкиятләре буенча викторина үткәрәчәкләр. Кунакларны күргәзмә, «Алтын балык» мастер-классы һәм китапханә әзерләгән күңел ачу программасы көтә. Чара Балаларны яклау көненә багышланган һәм бөек шагыйрьнең иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелгән.

12 июньдә Яшел Үзәннең «Каенлык» паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында патриотик юнәлештәге җырлар концерты, шулай ук викторина һәм Россия символикасын булдыру буенча мастер-класс узачак. Башлана — 11.00 сәгатьтә.

26 июньдә Түбән Каманың «Айда» экстрим-паркында экстремаль спорт төрләре (BMX, самокат һәм паркур) буенча ярышлар үтә. Башлана — 13.00 сәгатьтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев