Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Гарипов юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атады

Гыйнварның беренче көннәрендә республика юлларында 14 кеше һәлак булды.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов юл-транспорт һәлакәтләренең иң таралган сәбәбен атады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

«Ел башыннан Татарстан юлларында 68 юл-транспорт һәлакәте булган. Аварияләрнең иң киң таралган сәбәпләренең берсе — каршы як хәрәкәте полосасына чыгу. Шулай ук берничә юл-транспорт һәлакәтенә җәяүлеләрнең кызыл юлга чыккан хаталары китергән», — дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Спикер ассызыклавынча, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсеннән булган үлем өчраклары бермә-бер арткан.

«Гыйнварның беренче көннәрендә республика юлларында 14 кеше һәлак булды, 82 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6 кешегә күбрәк», — диде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев