Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөстәм Галиев Түбән Кама татар драма театры директоры вазифасыннан китте

Театр директоры булып 2009 елда эшли башлый.

Рөстәм Галиев Түбән Кама дәүләт татар драма театры директоры вазифасыннан китте. Ул театрда артист сыйфатында эшләвен дәвам итәчәк.

Бу хакта «Татар-информ»га Галиев үзе сөйләде: «Мин барыбер китәргә карар кылдым, шулай дөресрәк булыр. Театрга мин артист булып килдем һәм артист булып китәм. Яше дә таләп итә, вакыты да җитте».

Хәзер театр белән кем җитәкчелек итәчәк, әлегә хәл ителмәгән.

Татарстанның халык артисты, Түбән Каманың мактаулы гражданины Рөстәм Галиев Түбән Кама Татар дәүләт театрының башлангычында тора, аның беренче баш режиссеры була. Театр директоры булып 2009 елда эшли башлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев