Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Рөстәм Асадуллин Түбән Камада өр-яңа концерт программасын тәкъдим итте

Рөстәм Асадуллинның туган шәһәрендә үткән өр-яңа концерт программасын тамашачы җылы кабул итте. Тулы зал, көчле алкышлар, чәчәкләр – халык мәхәббәтенең иң зур күрсәткече.

Сәхнәгә купшы киемнәр киеп чыкмаса да, чит илләрдә төшерелгән клиплар тәкъдим итмәсә дә, Рөстәм Асадуллин – тиз арада үз тыңлаучысын тапкан автор-башкаручы. Татар эстрадасына ул «Яшьлегем» җыры белән «ургылып» керде.

Халыкчан тавышы, үзенчәлекле хәрәкәтләре – әйтерсең лә, тамашачыны сихерләп куя. Зал тулы. Концертка килүчеләрнең яшьләре төрле, әмма барысы да Рөстәм Асадуллинның җырларын яхшы белә.

Рөстәм Асадуллин – татар эстрадасында чагыштырмача яңа исем, дияргә була. Сәхнәгә ул «Яшьлегем» җыры белән «ургылып» керде. Әмма җырчының уңышка ирешү юлы гади булмаган: ул 18 ел гомерен музыкага багышлый.

Җырчының эш графигы бер елга алдан сәгатьләп язылган. Уңышлары өчен ул тормыш иптәшенә дә рәхмәтле: Гөлназ – аның администраторы. Түбән Камада исә Рөстәм Асадуллин өчен иң тугры тамашачысы һәм киңәшчесе – әнисе.

Яңа сезонга җырчының йөздән артык концерты билгеләнгән. Гастрольләрне ул Түбән Камадан башлый. Өр-яңа программасын тамашачы җылы кабул итә: тулы зал, көчле алкышлар, чәчәкләр – халык мәхәббәтенең иң зур күрсәткече.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев