Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы Кыш бабайдан махсус хәрби операциядә җиңүне сорый

Сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, гражданнарның 59 проценты курантлар суккан вакытта теләк тели.

Россиялеләрнең өчтән бер өлештән артыгы, әгәр Кыш бабайга хат язсалар, махсус хәрби операциядә җиңүгә ирешүне теләүләрен әйткән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Сораштыру мәгълүматларыннан күренгәнчә, гражданнарның 59 проценты курантлар суккан вакытта теләк тели. Респондентларның 37 проценты, әгәр Яңа ел тылсымчысына хат язсалар, аннан махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануын һәм тыныч тормышның кире кайтуын соравын әйткән. Ир-атларның — 31, хатын-кызларның 42 проценты Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенә шулай дип белдергән.

Икенче урында — 12 процент — шәхси теләкләрнең (фатир, машина яки телефон сатып алу) чынга ашуы. 7 проценты, киресенчә, тылсым ярдәмендә гомумроссия проблемаларын һәм бурычларын хәл итүне — ил өчен икътисади үсешкә, ә аның халкы өчен төп ставканы киметүгә ирешүне кулайрак күргән. 6 проценты — шәхси икътисади тотрыклылык, 3 проценты тынычлык һәм иминлек турында хыяллана. Респондентларның 10 проценты хәтта теориядә дә Кыш бабайга хат язмас идем дип әйткән.

Россиялеләрнең күпчелеге Яңа елда теләк теләвенә дә карамастан, аларның яртысына якыны (47 проценты) могҗизага ышанмый. Шунысы кызык, респондентларның шуның кадәресе үк Яңа ел могҗизасына ышануын әйткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев