Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиялеләрне мошенникларның сим-карталар белән бәйле яңа схемасы турында кисәттеләр

Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы материалларында әйтелә.

Россия Эчке эшләр министрлыгында мошенникларның яңа схемасы турында сөйләделәр. Мошенниклар, кәрәзле оператор хезмәткәре исеменнән шалтыратып, сим-карталарга һәм мобиль банкларга керә ала. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы материалларында әйтелә, дип яза ТАСС.

Ведомство материалларында әйтелгәнчә, мошенник телекоммуникация компаниясе инженеры исменнән корбанга шалтырата. Телефон линиясенең торышын тикшерү өчен дип алдап, абонентка билгеле бер тәртиптә символлар җыярга куша — мәсәлән, #90 яки #09.

Бу команданы үтәү мошенникларга сим-картадан файдалану, аның хисабына шалтыратулар ясау мөмкинлеге бирә, дип кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында. Моннан тыш, мошенниклар әлеге ысул ярдәмендә мобиль банкны ватып керергә мөмкин, бу телефон хуҗасының финанс чараларына зыян китерәчәк.

Начар нәтиҗәләрне булдырмас өчен, мондый сөйләшүләрне кичекмәстән туктатырга кирәк, дип киңәш итәләр ведомствода.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев