Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиялеләрне киләсе 50 елда җәй җылыну турында кисәттеләр

Соңгы 50 елда илдәге һава температурасы якынча ике градуска арткан.

Россиядә якындагы ярты гасырда җәйге һава торышы сизелерлек җылыначак — уртача температура ким дигәндә ике-өч градуска артачак. Бу хакта климатолог һәм «Табигать һәм кешеләр» фонды вәкиле Алексей Кокорин хәбәр итте.

«Узган унъеллыкларда күзәтелгән климатик трендлар һәм Баш геофизик обсерватория фаразларын анализласак, Россиядә җәй тагын да эсселәнә барачак, дип расларга мөмкин. Температураның 2-3 градуска артуы котылгысыз», — дип аңлатты белгеч.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, соңгы 50 елда илдәге һава температурасы якынча ике градуска арткан. Шул ук вакытта илнең масштабы төрле күренеш бирә: кайдадыр җылыну көчлерәк сизелә, ә башка төбәкләрдә үзгәрешләр сизелми диярлек.

Элегрәк, июньдә, Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд глобаль җылытуның төп факторы булып кеше эшчәнлеге тора, дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә антропоген йогынты климатка табигатьтәге үзгәрешләргә караганда көчлерәк тәэсир итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев