Россиялеләрне 14 февраль алдыннан мошенникларның активлашуы турында кисәттеләр
Иң популяр схемаларның берсе булып ялган танышулар тора.
Изге Вәли яки Гашыйклар көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгында гражданнарны кибермошенникларның активлык ихтималы турында кисәттеләр. Аферистлар россиялеләрнең романтик кәефләрен үз файдасы өчен куллана. Бу турыдагы мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне хокукка каршы куллануга каршы көрәш идарәсенең Телеграм-каналында чыкты.
Иң популяр схемаларның берсе булып ялган танышулар тора, җинаятьчеләр социаль челтәрләрдә һәм танышу сайтларында ялган профильләр булдыра.
Моннан тыш, мошенниклар еш кына ялган сайтлар ача, алар кызыктыргыч ташламалар белән чәчәкләр һәм бүләкләр китереп бирүне тәкъдим итә, әмма түләүне башкарганнан соң алар белән элемтә өзелә.
Шулай ук еш кына фишинг хәбәрләр җибәрү һәм популяр брендлар исеменнән ялган акцияләр очрый, алар кулланучыларны шәхси мәгълүматларны урлаучы яки вируслар таратучы сайтларга юнәлтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев