Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиялеләргә тупланма пенсиядән 411 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеген аңлаттылар

Тупланма пенсияне айлык түләүләр форматында алырга мөмкин.

Россиядә 55 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар пенсиянең тупланма өлешен алырга хокуклы. Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб «Лента. ру» басмасына шулай дип белдерде.

Тупланма пенсияне айлык түләүләр форматында алырга мөмкин. Әмма аны тупланган сумма пенсионерның яшәү минимумының 10 процентыннан артып киткән очракта гына алырга мөмкин. Хәзер тупланган сумма аена 1520 сумнан югарырак булса гына түләүгә өметләнеп була.

Әгәр дә пенсионер билгеләнгән чиктән азрак акча туплаган икән, ул бер тапкыр бирелә торган түләү алырга хокуклы. Бессараб сүзләренчә, ул якынча 411 мең сумга җитәргә мөмкин.

«Түләү алу өчен килешү шартларын игътибар белән укырга кирәк, чөнки сүз дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары турында бара. Бу шартларны өйрәнергә һәм түләү турында гариза язарга кирәк», — дип сүзен төгәлләде парламентарий.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев