Россиялеләргә пенсиягә өстәмә түләү алу мөмкинлеге бар турында сөйләделәр
Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
80 мең сумга якын хезмәт хакы алучы россиялеләрнең пенсиясенә хезмәт хакының 8 проценты кадәр өстәмә акча түләнүе ихтимал. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шул ук вакытта, дәүләт әлеге керемнең яртысы кадәр өстәп түләргә мөмкин. Моның өчен озак сроклы саклыкка җыелган акча программасы ярдәмендә тупланма пенсиягә аена 3 мең сум салып барырга кирәк.
Мондый керем булганда дәүләт пенсиясе югалган хезмәт хакының 33 процентка якынын китерәчәк, ә озак сроклы саклыкка җыелган акча программасыннан түләүләр хисабына керем хезмәт хакының 40-41 процентын тәшкил итәчәк. Программада катнашу өчен озак сроклы саклыкка җыелган акча программасы операторлары арасыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзергә кирәк. Аларның исемлеге белән РФ Үзәк банкы сайтында танышырга мөмкин.
Элегрәк финанс министры Антон Силуанов киләсе елда Россиядә иминият пенсиясенең уртача күләмен атаган иде. Ул 24 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 2025 елда Россия гражданнарының бер тапкыр 412 мең сумга кадәр пенсия тупланмасы алу мөмкинлеге бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев