Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиялеләргә ишегалдында машина юган өчен 3 мең сум штраф салырга мөмкиннәр

Мондый гамәлләр экологик һәм санитария нормаларын боза.

Ишегалдында машина юган өчен физик затларга 3 мең сумга кадәр һәм оешмаларга 250 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта NEWS. ru интернет-басмасына җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык эксперты Дмитрий Бондарь сөйләде.

Ул аңлатканча, мондый гамәлләр экологик һәм санитария нормаларын боза, димәк, административ хокук бозу буларак квалификацияләнергә мөмкин.

«Күпләр бу хакта уйламый, әмма чынлыкта ишегалдында машина юган өчен штраф салырга мөмкиннәр. Мондый гамәлләр экологик һәм санитария кагыйдәләрен боза. Әгәр дә сез машинаны тәрәзә төбендә юасыз икән, юу өчен кулланыла торган химия белән пычрак су туфракка яки яңгыр канализациясенә агып төшә. Бу әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы законны бозу дип саналырга мөмкин. РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе нигезендә (калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу) физик затларга ике меңнән өч мең сумга кадәр, юридик затларга 250 мең сумга кадәр штраф яный», — дип хәбәр итте эксперт.

Ул шулай ук кайбер төбәкләрдә территорияләрнең төзеклеген саклауны җайга сала торган җирле нормалар гамәлдә, дип искәртте.

Аның сүзләренчә, кагыйдәләрне бозучыны күршеләре идарәче компаниягә яки Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать иткәннән соң җаваплылыкка җәлеп итәргә мөмкиннәр.

«Әгәр күршеләр идарәче компаниягә яки Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә шикаять белән мөрәҗәгать итсә, тикшерүчеләр штраф салырга хокуклы. Әлбәттә, машинагызны дымлы чүпрәк белән пөхтә генә итеп сөртеп чыксагыз, зарланучы булмаска тиеш. Ләкин күбек һәм су агызып юган очракта, бу игътибар җәлеп итәргә мөмкин. Күршеләр белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен машинаны махсус урыннарда юу яхшырак», — дип йомгаклады эксперт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев