Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләргә 2025 елда электр энергиясенә бәяләрнең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр

Һәр аерым төбәктә үсеш муниципаль берәмлеккә һәм куллану күләменә бәйле рәвештә төрле булырга мөмкин.

Россиядә электр энергиясенә тарифлар киләсе елда уртача 12,6 процентка артачак. Бу июльдән булачак. Комплекслы стратегик тикшеренүләр институты аналитигы Наталья Чуркина шул хакта хәбәр итте, дип яза «татар-информ».

Аның сүзләренчә, һәр аерым төбәктә үсеш муниципаль берәмлеккә һәм куллану күләменә бәйле рәвештә төрле булырга мөмкин.

Россия субъектлары арасында бигрәк тә Пермь крае (+21,1 процент), Кузбасс (+19,8 процент) һәм РСО-Аланиядә (+19,1 процент) электр уты кыйммәтләнәчәк, дип сөйләде Чуркина «Прайм»га.

Элегрәк билгеле булганча, Татарстанда электр энергиясен куллану агымдагы елның ноябрендә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,7 процентка, 3,15 млрд кВт сәгатькә кадәр арткан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев