Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә Халыкара хатын-кызлар көненең атамасын үзгәртергә тәкъдим итәләр

Халыкара хатын-кызлар көне киләсе атнада билгеләп үтеләчәк.

«Россия коммунистлары» сәяси партиясе әгъзалары Халыкара хатын-кызлар көненең атамасын халыкара патриот хатын-кызлар көне дип үзгәртергә тәкъдим итте. Бу «әлеге бәйрәмнең социаль һәм гражданлык нигезенә» басым ясаячак, дип белдерде партия рәисе Сергей Малинкович. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Исемен алыштырган очракта, бу бәйрәм белән Россиянең патриот хатын-кызларын гына түгел, «Кытай, Куба, Вьетнам хатын-кызларын һәм Европа, АКШның намуслы гүзәл затларын да» тәбрик итеп булачак, дип өстәде депутат.

Искәртеп узабыз, Халыкара хатын-кызлар көне киләсе атнада билгеләп үтеләчәк, Россия халкын өстәмә ял көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев