Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә уртача пенсия елына 2,5 меңгә арткан

Бу хакта фонд мәгълүматлары дәлилли.

Россия Социаль фонды системасында пенсиянең уртача күләме 1 майга 23 453 сумга җитте. Бу хакта фонд мәгълүматлары дәлилли, дип хәбәр итә ТАСС.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, түләүләр якынча 2,5 мең сумга арткан: 2024 елның 1 маена уртача пенсия 20 949 сум тәшкил иткән.

2024 елның маенда исәптә 41,005 млн кеше торган, ә 2025 елның маенда — 40,922 млн. Шул рәвешле, бер ел эчендә пенсионерлар саны 83 меңгә кимегән.

Кимү соңгы айда да теркәлгән: 2025 елның апрелендә 40,961 млн кеше исәптә торган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев