Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә пенсиягә өстәмә түләү алу яшен киметергә мөмкиннәр

Тәкъдим нигезендә, россиялеләр 70 яшьтән башлап арттырылган фиксацияләнгән түләү ала алачак.

Дәүләт Думасында картлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә түләү алу өчен яшь чиген киметү турында инициатива карала. Закон проектының авторы — Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов. Документ бәяләү өчен хөкүмәткә юлланган.

Тәкъдим нигезендә, россиялеләр 70 яшьтән башлап арттырылган фиксацияләнгән түләү ала алачак. Хәзерге вакытта мондый чара 80 яшьтән генә кулланыла. Өстәмә түләүнең күләмен яшькә карап билгеләргә: 70 яшь тулгач 100 процентка, 80 яшь тулгач яки I төркем инвалидлык булганда 200 процентка, ә 90 яшьтән 300 процентка арттырырга планлаштырыла.

I төркем инвалидларга аерым игътибар бирелә — аларга шулай ук инвалидлык буенча фиксацияләнгән түләүне арттыруны билгеләргә тәкъдим ителә.

Нилов сүзләренчә, проект идеясе куркыныч шартлар булган предприятиедә эшләгән Луганскида яшәүче өлкән яшьтәге кеше белән аралашканнан соң туган. Парламентарий билгеләп үткәнчә, 2025 ел башыннан фиксацияләнгән пенсиянең база өлеше 8 907,7 сум тәшкил иткән. Әмма, аның фикеренчә, гамәлдәге яшь чикләүләре күп кенә пенсионерларны өстәмә түләү алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә.

«Илдә 80 яшькә кадәр ир-атларның дүрттән бер өлеше һәм хатын-кызларның яртысыннан артыгы гына яши. 90 яшькә кадәр исә ир-атларның 16 проценты һәм хатын-кызларның 34 проценты гына яши ала», — дип ассызыклады Нилов. Ул тәкъдим ителгән үзгәрешләр күбрәк өлкән яшьтәге гражданнарга дәүләт ярдәмен тоярга ярдәм итәчәк, дип өстәде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев