Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә медицина хезмәткәрләренә айлык түләүне арттыралар

Бу арту кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда эшләүче белгечләргә кагылачак.

1 марттан Россиядә беренчел звено медицина хезмәткәрләре өчен 2023 елдан кертелгән айлык түләүләр арттырылачак. 2024 елның апрелендә белгечләр аларны югары күләмдә алсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк. Бу хакта Президент Владимир Путин булачак технологияләр форумының пленар сессиясендә белдерде, дип яза «Татар-информ».

Бу арту кече шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм авылларда эшләүче белгечләргә кагылачак. «Шул ук вакытта иң кирәкле юнәлешләрдәге табибларга, шулай ук район һәм участок хастаханәләре хезмәткәрләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», — дип төгәллек кертте Президент.

Мәсәлән, 50 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә табиблар өстәмә рәвештә, төп хезмәт хакыннан тыш, 29 мең сум, уртача медицина персоналы 13 мең сум алачак. 50 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда белгечләр 50 мең һәм 30 мең сум алачак.

«Мондый карарларны тормышка ашыру өчен норматив базаны әзерләүгә вакыт кирәк булачагы аңлашыла. Мин хөкүмәттән бу эшне тиз арада тәмамлауны сорыйм», — дип йомгаклады дәүләт башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев