Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә машина йөртү таныклыгы, СТС һәм номер биргән өчен дәүләт пошлинасы арта

Бу элеккеге бәяләргә караганда ике тапкырга күбрәк

1 сентябрьдән Россиядә машина йөртү таныклыгы алган өчен дәүләт пошлинасы 4 мең сум тәшкил итәчәк, ә яңа буын машина йөртү таныклыгын алган өчен исә 6 мең сум түләргә кирәк булачак.

Бу элеккеге бәяләргә караганда ике тапкырга күбрәк, дип хәбәр итте Россиянең мактаулы адвокаты, «Россия автомобиль йөртүчеләре хәрәкәте» вице-президенты Леонид Ольшанский. Аның сүзләрен ТАСС китерә. Шулай ук, аның сүзләренчә, машина, мотоцикл һәм прицепларга номерлар биргән өчен пошлина күләме 50 процентка арта. 

Автомобильгә номер алу өчен 3 мең сум, ә мотоцикл һәм прицепка — 2 250 сум түләргә кирәк булачак. 

Көзнең беренче календарь көненнән шулай ук пластик СТС (транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык) биргән өчен пошлинаны да 4,5 мең сумга кадәр арттырачаклар. Моннан тыш, 1 сентябрьдән Россиядә диагностика картасын рәсмиләштергәндә техник тикшерү турында мәгълүмат базасына белешмәләр керткән өчен дәүләт пошлинасы кертелә. Аның күләме 500 сум булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев