Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә коронавирусның FLiRT дигән яңа варианты ачыкланган

Роспотребнадзор профилактика чараларын үтәү кирәклеген искә төшерә.

Роспотребнадзор Россиядә коронавирусның FLiRT дигән яңа варианты ачыкланган дип хәбәр итә, әмма ул вирусның башка билгеле төрләре белән чагыштырганда зуррак куркыныч тудырмый.

Ведомство мәгълүматлары буенча, мониторинг вакытында FLiRT вариантлары белән зарарлануның 178 очрагы теркәлгән, шул исәптән KP.2 (3 очрак), КП.1.1 (5 очрак) һәм KS.1 (170 очрак). Шулай да, Россиядә, бөтен дөньяда кебек үк, өстенлек итүче штамм булып омикрон кала.

FLiRT вариантлары белән зарарлану симптомнары омикрон симптомнарына охшаш һәм температура, тамак авыртуы, хәлсезлек, баш авырту, мускул авыртулары, шулай ук тәм яки ис сизү сәләтен югалтуны үз эченә ала.

Роспотребнадзор профилактика чараларын үтәү кирәклеген искә төшерә: ешрак кулларны юарга, биналарны җилләтергә, эш өслеген һәм гаджетларны дезинфекцияләргә, авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәдән качарга. Бу гади адымнар коронавирусның яңа һәм билгеле вариантлары белән авыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев