Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ЮХИДИгә Дәүләт автоинспекциясе дигән элеккеге атамасын кире кайтардылар

Бу хакта ведомство җитәкчесе хәбәр итте.

Россиядә ЮХИДИгә Дәүләт автоинспекциясе дигән элеккеге атамасын кире кайтардылар. Бу хакта ведомство җитәкчесе Михаил Черников Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет президиумы утырышында хәбәр итте.

«Без хәзер Дәүләт автоинспекциясе булдык, ЮХИДИ атамасы гамәлдән чыгарыла, закон белән җайга салдык. <...>. Милицияне белмим (булыр микән), әмма Дәүләт автоинспекциясе бар инде», — дип аның сүзләрен китерә ТАСС.

ГАИ буларак билгеле Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елда СССР Халык комиссарлары советы карары белән гамәлгә куела һәм 1998 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеге өчен күзәтчелек алып бара. Шуннан соң аны Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенә (ЮХИДИ) үзгәрттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев