Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы әниләр өчен эш атнасын кыскартырга телиләр

Документны 3 июньдә Дәүләт Думасына кертергә тиешләр.

18 яше тулмаган ике һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар өчен эш атнасын кыскартырга тәкъдим иттеләр. Бу закон проекты нигезендә әлеге категориядәге гражданнар өчен 39 эш сәгате кертергә телиләр (норма 40 сәгатьне тәшкил итә). Документны 3 июньдә Дәүләт Думасына кертергә тиешләр. Барлык төзәтмәләрне РФ Хезмәт кодексына кертү тәкъдим ителә, дип яза ТАСС.

ЛДПР партиясе депутатлары — закон проектының авторлары аңлатуынча, эш вакытының мондый озынлыгы әниләр өчен федераль законнар яки Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында эш атнасының азрак озынлыгы каралмаган очракта гына кулланылачак.

Әлеге инициативаның максаты — югарыда аталган балалар санына ия булган әниләргә күбрәк буш вакыт бирү. Бушаган вакытын ничек куллану мәсьәләсен хатын-кыз үзе хәл итә алачак.

Партия рәисе Леонид Слуцкий әйтүенчә, әниләр югары эмоциональ һәм физик йөкләнеш кичерә. Нәкъ менә шуңа күрә Россия хатын-кызларына балалары белән шөгыльләнә алырлык шартлар тудырырга кирәк. Бу балаларның сәламәтлегенә, шулай ук гаилә һәм тулаем ил киләчәгенә уңай йогынты ясаячак, дип саный спикер.

Моннан тыш, парламентарийлар Россия Федерациясендә гамәлдә булган ташламалар ике һәм аннан да күбрәк балалы хатын-кызлар категориясенә бөтенләй диярлек игътибар итми дип өстәде. Депутатлар 2020 елдан булган мәгълүматлар буенча Россиядә мондый әниләрнең саны 17,9 миллион кеше тәшкил итә, дип исәпләгән.

Бу чара җитди нәтиҗәләргә китермәячәк, чөнки ул эш вакытының озынлыгына каты тәэсир итми, дип ассызыклый инициаторлар. Әмма шул ук вакытта ул нәтиҗәле демографик сәясәт төзергә ярдәм итәчәк. Мондый кыскарту шулай ук эш бирүчеләрнең балалы хатын-кызларны эшкә алу турында фикерен үзгәртмәячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев