Россиядә яшүсмерләр аена 80 мең сумга кадәр акча эшли ала
Графикка карап, эш хакы аена 35 меңнән 87 меңгә кадәр булырга мөмкин.
Россиядә балигъ булмаган эшчеләргә ихтыяҗ арта — эш бирүчеләр үсмерләргә олы белгечләр кеременә тигез эш хакы тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта Россия студентлар отрядлары (РСО) матбугат хезмәте уздырган сораштыруга сылтама белән РИА Новости яза.
hh.ru мәгълүматлары буенча, 2025 елда үсмерләр өчен вакансияләр ике тапкырга диярлек, ә уртача хезмәт хакы 2024 елның гыйнвары белән чагыштырганда, 30 меңгә арткан. Графикка карап, эш хакы аена 35 меңнән 87 меңгә кадәр булырга мөмкин.
РСОның күзәтүчеләр советы рәисе Михаил Киселев сүзләренчә, компанияләр кадрлар кытлыгы аркасында яшүсмерләрне эшкә теләп ала. Әмма, иминлек кагыйдәләрен һәм хезмәт законнарын үтәү төп фактор булып калырга тиеш ди ул.
Алдарак Россия Дәүләт Думасы Хезмәт кодексына керткән үзгәрешләр буенча, яшүсмерләргә каникул ялларында эшләргә рөхсәт ителә башлады. Бу үсмерләргә нәкъ менә ял көннәрендә уздырыла торган фестивальләрдә, форумнарда һәм башка мәдәни-күңел ачу чараларында акча эшләү мөмкинлеге бирә.
Россия студентлар отрядларында искәртүләренчә, яшүсмерләр өчен эш атнасы чикле булып кала: 16 яше тулмаганнар өчен 24 сәгатькә кадәр һәм 16 — 18 яшьлек егет-кызлар өчен 35 сәгатькә кадәр. Кертелгән үзгәрешләр гомуми эш вакытын арттырмый, йөкләнешне бүлә генә.
hh. ru мәгълүматлары буенча, соңгы ике айда 14 — 17 яшьлек 82 меңнән артык үсмер эш эзләгән, бу исә яшьләрнең эшкә урнашуга булган югары кызыксынуын раслый.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев