Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә яшәүчеләргә 50 мең сумнан артык пенсия алу шартларын атадылар

Бу хакта РИА Новости яза.

«Ак» хезмәт хакы алучы россиялеләр кайбер шартларда 50 мең сумнан артык пенсиягә исәп тота ала, дип белдерде «Лента.ру»га хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Беренче чиратта, ул космонавтларга, Россия Геройларына һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына (ике пенсия алган очракта) тиеш, дип билгеләде депутат.

«Моннан тыш, әлбәттә, хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алган, эш бирүче аның өчен зур кертемнәр түләгән кешеләр югары пенсия алырга мөмкин», — дип өстәде Бессараб.

Дәүләтнеке булмаган фондларда ирекле тупланмалары булган кешеләр шулай ук югары айлык түләүгә ия булырга мөмкин, дип сөйләде ул.

Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов октябрь башында Федерация Советында чыгыш ясаганда 2025 елда Россия пенсионерларына түләүләрне инфляция дәрәҗәсенә индексацияләячәкләр, дип белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев