Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә эш бирүчеләр баласы туган хезмәткәрләргә 1 миллион сумга кадәр түләү бирә алачак

Сүз Владимир Путинның кичә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советында әйткән белдерүе турында бара.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов RT белән әңгәмәдә РФ Президенты Владимир Путинның баласы туган хезмәткәрләр өчен эш бирүчедән түләүләр турындагы белдерүен шәрехләгән. Кичә Путин Россиядә эш бирүчеләргә баласы туган хезмәткәрләргә салым түләмичә 1 миллион сумга кадәр ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган закон чарасы кабул ителү турында игълан итте.

Депутат аңлатканча, мондый түләү — эш бирүченең ирекле инициативасы. Ул тиздән әлеге чара корпоратив ярдәмнең нәтиҗәле коралына әйләнер, дип ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерик, сүз Владимир Путинның кичә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советында әйткән белдерүе турында бара. Ил җитәкчесе 1 гыйнвардан эш бирүчеләрнең баласы туган хезмәткәрләр өчен түләве 1 миллион сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев