Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә автомобиль номерларында флаг рәсемен урнаштыру мәҗбүри була

Флаг, яңартылган ГОСТ нигезендә, автомобиль билгесенең аскы уң як почмагында урнаштырылырга тиеш.

Автомобиль номерларында Россия флагы рәсеме мәҗбүри була. Законга төзәтмәләрне 2024 ел азагына кадәр кертү планлаштырыла, дип яза телеграм-каналында Дәүләт Думасы Мәгълүмати сәясәт комитеты башлыгы Александр Хинштейн.

Аның сүзләренчә, флаг, яңартылган ГОСТ нигезендә, автомобиль билгесенең аскы уң як почмагында урнаштырылырга тиеш.

Парламентарий билгеләп үткәнчә, бу идея турында аңа язылучысы әйткән. Шуннан соң депутат РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсенә мөрәҗәгать иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев