Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ана капиталы күләмен 1 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

Исегезгә төшерәбез, быел 1 февральдән Россиядә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде.

Думаның берничә фракциясе вәкилләре икенче һәм өченче балалары туган гаиләләргә ана капиталы күләмен 1 млн сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә торган закон проектын әзерләгәннәр. Документ текстын Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты рәисе һәм либерал-демократлар фракциясе әгъзасы Ярослав Нилов бастырып чыгарган, дип яза «Татар-информ».

Ул инициативаның фракцияара булуын, аны инде ЛДПР, КПРФ һәм «Гадел Россия — Дөреслек өчен» депутатлары имзалаганын әйткән.

«2025 елның 1 февраленнән башлап беренче балага ( уллыкка алынган) 756 712 сум түләнә. Икенче бала туган (уллыкка алынган) очракта, 2025 елның 1 февраленнән башлап, беренче бала 2025 елның 1 февраленнән туган (уллыкка алынган) очракта, ана капиталы күләме 243 288 сумга арта һәм 1 млн сум тәшкил итә», — диелә документ текстында.

Исегезгә төшерәбез, быел 1 февральдән Россиядә ана капиталы 7,5 процентка индексацияләнде. Хәзер беренче балага 631 мең сум, икенчесенә 834 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 203 мең сум түләнә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев