Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Россиядә 23 Февраль һәм 8 Март уңаеннан кыскартылган эш атнасы булмаячагын искәрттеләр

Быел бәйрәмнәрнең беренчесе якшәмбегә, икенчесе шимбәгә туры килә.

23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен һәм 8 мартта Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан кыскартылган эш атнасы булмаячак. Бу хакта хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков искәртте, дип яза «Российская газета».

Быел бәйрәмнәрнең беренчесе якшәмбегә, икенчесе шимбәгә туры килә.

«Шулай килеп чыкты, 8 Март һәм 23 Февраль бәйрәмнәре ял көннәренә туры килде. Без бу көннәрне май бәйрәмнәрен шактый озын итеп формалаштыру өчен файдаландык», — диде Котяков ТАССка.

Шулай итеп, хөкүмәт, ел дәвамында «өзелә торган» эш атналары санын азрак итеп, баланслы хезмәт календаренә ирешә алган.

«Календарьне формалаштырганда, без Яңа ел һәм май бәйрәмнәренең озынлыгын исәпкә алабыз. Без моны гражданнар өчен максималь дәрәҗәдә уңайлы булсын, эш атнасы өзелмәсен, дип эшлибез», — дип аңлатты Котяков.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, гадәттә, эшләми торган бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килгән икенче эш көненә күчерелә. Әмма бу юлы ял көне 23 февральдән Җиңү көне алдыннан килүче 8 майга (пәнҗешәмбе) күчерелде. 8 мартка туры килгән ял көне исә Россия көненнән соң килүче 13 июньгә (җомга) билгеләнде.

Шул рәвешле майда һәм июньдә дүрт көнлек яллар килеп чыкты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев