Россиядә 2025 елга ял һәм бәйрәм көннәре расланды
Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
Россия Хөкүмәте ял һәм бәйрәм көннәрен билгеләп, 2025 елга җитештерү календарен раслады. Тиешле карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
- Ватанны саклаучылар көне: 22 һәм 23 февраль (шимбә һәм якшәмбе);
- Халыкара хатын-кызлар көне: 8 һәм 9 март (шимбә һәм якшәмбе);
- Яз һәм Хезмәт бәйрәме: 1-4 май;
- Җиңү көне: 8-11 май;
- Россия көне: 12-15 июнь;
- Халыклар бердәмлеге көне: 2-4 ноябрь;
- 31 декабрь: ял көне.
Моннан тыш, июньдә татарстанлылар Корбан бәйрәме уңаеннан 6 июньнән 8 июньгә кадәр ял итәчәк.
Барлыгы 2025 елда республика халкын 235 эш көне һәм 120 ял көне көтә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев