Россия халкын ике көнлек эш атнасы көтә
Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн була. Алар 29 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
2025 елның беренче эш атнасында нибары ике эш көне булачак. Бу хакта Рострудка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә
«Бәйрәмнәрдән соң беренче атнада россиялеләр 9 һәм 10 гыйнварда эшләячәк, алар пәнҗешәмбе һәм җомгага туры килә», — дип искәртәләр ведомствода.
Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн була. Алар 29 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Киләсе кыскартылган эш атнасы май бәйрәмнәре алдыннан булачак (28-30 апрель һәм 5-7 май көннәре).
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев