Россия сәламәтлек саклау министрлыгы яшьләрнең яшен 40ка кадәр арттыруны хуплады
Күп илләр моны үзе өчен кертте инде.
Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко яшьләрнең яшен 40ка кадәр арттыру тәкъдимен хуплады. Бу хакта ул РИА Новостига сөйләгән.
«Бу тәкъдим шактый рациональ, һәм күп илләр моны үзе өчен кертте инде, шуңа күрә хуплыйм», — дип җавап биргән ул агентлык соравына.
Алдарак Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров үзенең Телеграм-каналында яшьләр яшенең югары чиген арттыру турында инде берникадәр вакыт фикерләшү бара, хәер әлегә күбрәк дискуссия характерында гына дип язган иде. Шул ук вакытта, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Сергей Леонов исә, закон тарафыннан яшьләрнең яше 40ка кадәр арттырылырга мөмкин дигән иде.
Күптән түгел Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яшь категорияләрен киредән карады: хәзер 18 — 40 яшьлекләр яшьләр булып санала. Хәзергә Россиядә 14 — 35 яшьлекләр яшьләр төркеменә керә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев