Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераны Казбек Ризванов Түбән Кама яшьләре белән очрашты
Бу безнең шәһәр» проекты кысаларында 6нчы урта мәктәп укучылары дәрәҗәле кунак – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Казбек Карамович Ризванов белән очраштылар.
Бу чара буыннар диалогы өчен мәйданчык булды, анда Казбек Карамович үзенең бай тормыш юлы, хәрби хезмәткә багышланган еллары һәм туган шәһәренең үсеше турында сөйләде.
Чыгышында Ватанга мәхәббәт, гаделлек һәм намус кебек төшенчәләр чагылды. Яшь буынга мөрәҗәгать итеп, Казбек Карамович аларны үз Ватаннарын кадерләргә, белемгә омтылырга һәм туган якларына хөрмәт белән карарга өндәде.
«Илебезнең көче финанстан, армия көченнән генә түгел. Аның көче – гражданнарыбыз, халкыбыз. Белемле, эшләрен җиренә җиткереп эшли торган кешеләр булырга тиеш Илебез мәнфәгатьләрен һзркем үз урынында якларга тиеш. Кирәк булса – кулына корал алып та. Безнең сугышчыларыбыз илебезне яклыйлар. Бу бик күркәм», – ди Россия Федерациясе Кораллы Көчләре ветераны, отставкадагы майор Казбек Ризванов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев