Роспотребнадзор: Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ОРВИ белән авыручылар саны арту көтелә
Авыручылар саны эпидемик чиктән 15 процентка азрак.
Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыру очраклары буенча вәзгыять куркыныч тудырырлык түгел, авыручылар саны арту бер айдан күзәтеләчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде, дип яза «Татар-информ».
«Кискен респиратор вируслы инфекцияләр, яңа коронавирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны сезонлы арту дәвам итә. Агымдагы елның 47нче атнасында барлыгы 12 822 ОРВИ һәм грипп белән авыру очрагы теркәлгән. Грипп әлегә сирәк ачыклана. Узган атнада сигез очрак кына. Бу сезон әле башланып кына килү һәм грипп әлегә актив булмау турында сөйли», — дип билгеләде санитария табибы.
Любовь Авдонина өстәп әйткәнчә, авыручылар саны эпидемик чиктән 15 процентка азрак, ОРВИ буенча вәзгыять хәзерге вакытта тотрыклы һәм агымдагы чорга туры килә.
«Кешеләр күпләп җыела торган чаралар күп булачагын исәпкә алып, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан авыру очраклары артуны көтәргә мөмкин. Профилактика чаралары турында онытмаска кирәк. Традиция буенча без Яңа ел каникулларыннан соң, коллективлар яңадан формалаша башлаган чакта тагын бер мәртәбә авыру очраклары артуны көтәбез — бу гыйнвар уртасы-азагы», — дип ассызыклады ведомство җитәкчесе урынбасары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев