Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Роспотребнадзор чыршы бәйрәмнәре алдыннан балаларга прививка ясатырга өндәде

Чыршы бәйрәмнәренә килүче балаларга грипп һәм башка инфекцияләргә каршы прививка ясатырга кирәк.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Декабрь азагында балаларын Мәскәүгә Кремль чыршысына яки республика чыршысына җибәрергә ниятләгән ата-аналарга күп кеше катнашында үтә торган чараларга бары тик вакцинацияләнгән балаларны гына кертүләрен искәртәсебез килә», — дип билгеләп үтте Любовь Авдонина.

Әйтик, балаларга грипп, кызамык һәм Илкүләм прививкалар календаре буенча каралган барлык инфекцияләргә каршы прививка ясатырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев