Росгвардиячеләр Түбән Кама кадетларына үз эшләре турында сөйләделәр
Патриотик тәрбия һәм һөнәр белән танышу — мондый очрашуларының төп максаты.
Ел саен 29 октябрьдә Россиядә ведомстводан тыш сак көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм алдыннан Росгвардия хезмәткәрләре Татарстан кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләрдә кунакта булдылар. Патриотик тәрбия һәм һөнәр белән танышу — мондый очрашуларының төп максаты.
Кечкенә ролик балаларны профессионалларның көндәлек эше белән таныштырды. Бу Росгвардия хезмәткәрләре тормышыннан бер генә эпизод. Алар объектларның иминлеген тәэмин итеп һәм җәмәгать тәртибен саклауга сизелерлек өлеш кертеп, көн саен мөһим бурычларны үтиләр.
Быел Росгвардиянең ведомстводан тыш сагы нигез салынуга 73 ел тулуны билгеләп үтә. Җиде дистә ел эчендә хезмәт профессиональ бергәлектә дә, гражданнар арасында да алдынгы статус һәм абруй казанды. Мондый очрашуларда кадетлар Росгвардия эшчәнлеге, эш үзенчәлекләре белән якыннанрак танышырга һәм хезмәткәрләрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белергә мөмкинлек ала.
Кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр югары дәрәҗәдәге дисциплиналылык, башкаручанлык һәм физик чыдамлык белән аерылып торалар. Инде хәзер үк алар булачак һөнәр сайлауга зур җаваплылык белән карыйлар. Мондый очрашулар чыгарылыш сыйныф укучылары өчен аеруча мөһим.
Мондый чаралар киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә, үз-үзеңне үстерүгә, шулай ук укуда һәм тренировкаларда югары нәтиҗәләргә ирешүгә этәрә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев